Баулы районында үзизоляция режимы дәвам итә
Шәһәр урамнарында гына түгел, ә якын тирә авылларда да үзизоляция режимы тикшерелеп тора. Бу юлы без Татар Томбарлы авылы урамнарыннан үттек.
Урамда очраган берничә кешене туктатып сорасак та, үз исемнәрен әйтергә теләүчеләр табылмады. Шулай да эшкә барабыз, махсус рөхсәт кәгазьләребез бар дип җавап бирделәр. Шуны истән чыгармаска кирәк, барлык гражданнарга да үзизоляция режимын бозу тыела. Якын-тирәдәге даруханә, азык-төлек кибетләренә чыгу, якында урнашкан контейнерларга чүп ташларга чыгу, йорт урыныннан 100 метр ераклык радиусында йорт хайваннарын урамга алып чыгу, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракларда чыгу гына искәрмә була ала. Өлкәннәрдән башка урамга чыккан балаларның әти-әниләренә карата чаралар күреләчәк. Татар Томбарлы авылы җирлек башлыгы Эльвир Ямалетдинов, әлеге вакытта нинди чаралар күрелүе, нинди эшләр башкарулары хакында безгә сөйләде.
– Хәлнең нинди җитди икәнен аңламаучылар, әлбәттә, бар, – дип сөйләде ул. – Шулай да күпчелек аңлый, өйләрендә булып, ишегалды тирәләрендә генә калырга тырышалар. Эшкә йөрүчеләрнең барысының да кулларында рөхсәт кәгазьләре бар. Авылда ике волонтер эшли. Алар ярдәм кирәк кешеләргә йөреп торалар. Кирәкле даруларны шәхсән үзем барып алып кайтып торам. Волонтерлар кирәк кешегә илтеп тапшыра. Авылда азык-төлеккә кытлык юк, ике кибет эшли. Бәяләр артуы күзәтелмәде, ниндидер төр продукциягә юклык сизелми. Томбарлы авыл җирлегенә кергән Миннегол һәм Шәмәй авылларына атнасына өч тапкыр автолавка йөреп тора.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев