Баулы районында үзара салым буенча җыеннар була
29 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр район авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләсе буенча халык җыеннары үткәрелә. Җомга, 29 ноябрьдә, беренче җыеннар Ташлы һәм Покров-Урыстамак авылларында була.
Томбарлы авыл җирлегенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителгәнчә, Татар Томбарлысы, Миңнегол, Шәмәй авылларында халык җыены 1 декабрьдә сәгать 10да авыл мәдәният йортында үткәреләчәк. Анда 2020 елда үзара салымны 200әр сум итеп билгеләү һәм җыелган акчаны җирле әһәмияттәге түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтү мәсьәләсе күтәреләчәк: Татар Томбарлысы авылында артезиан скважинасын ремонтлау һәм су белән тәэмин итү системасының технологик җиһазларын модернизацияләү; Шәмәй авылында зиратны коймалау өчен төзелеш материаллары сатып алу; Миңнегол авылында кышын юлларны кардан арындыру.
Исегезгә төшерәбез: үзара салым программасы буенча, авыл халкыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев