Баулы районында “Эковесна - 2021” конкурсына йомгак ясалды
Баулыда «Эковесна-2021» республика конкурсының район этабында катнашучыларны бүләкләү булды. Конкурс территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелде.
Быел санитария-экология икеайлыгында 6 меңгә якын баулылы катнашты. 665 кубометр чүп-чар җыелды, 825 агач һәм 315 куак утыртылды, чишмәләрне һәм яр буйларын чистарту өмәләре үткәрелде.
Баулылар «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы ишегалды» һәм башка номинацияләрдә катнашты. Нәтиҗәдә, 5 җиңүче билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев