Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы районында Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр

Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән “Армиядә бер көн” дигән уен-бәйге үткәрелгән.

Егетләр армия хезмәтен чагылдырган биремнәрне үтәгәннәр, хәрби шифрларны чишкәннәр, викторина соруларына җавап биргәннәр.

"Кызлар, медсестра  ролен башкарып, яралы солдатларга ярдәм күрсәттеләр. Бәйрәм чарасында катнашучы балалар үзләрен чын солдат кебек хис иттеләр", – дип сөйләде авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова.

Чарада 49 ел элек чик сакчысы булып хезмәт иткән Чулпан Хәнипов та катнашкан, балаларга армиядә хезмәт иткән еллары турында сөйләгән.

Чара  ахырында китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова, егетләрне бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырган.

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев