Баулы районында төбәкара бәйге тәмамланды
Кызылъяр мәктәбендә «Бәрәкәт» төбәкара иҗат фестиваленең икенче, йомгаклау көне узды. Анда Фәнис Яруллинның әсәрләренә нигезләнгән сәхнә күренешләре тәкъдим ителде.
«Бәрәкәт» төбәкара талантлар фестивале якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 87 ел тулу уңаеннан оештырылды. Бәйгегә Баулы, Ютазы районнарыннан, Башкортстаннан, Казан шәһәреннән 150гә якын кеше килде. Татарстан Дәүләт Советы грантын откан «Бәрәкәт» проекты кысаларында оештырылган бәйге ике көн дәвам итте. Беренче көнне бәйгечеләр Фәнис Яруллинның шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар белән чыгыш ясадылар. Мәктәп кунаклары «Бәрәкәт» төбәкара талантлар фестиваленең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.

Фестивальнең икенче көне дә мавыктыргыч булган – театр коллективлары Фәнис Яруллин әсәрләренә нигезләнгән сәхнә күренешләре белән чыгыш ясаганнар. Театраль номинациядә Кызылъяр мәктәбе, Баулы гимназиясе, Ютазы районы, Казан шәһәре укучылары катнашкан. Жюри берсеннән-берсе матур күренешләрне бәяләгән. Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә жюри әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлеге җитәкчесе Фәридә Зыярова хәбәр итте.
«Балалар тырышып әзерләнгәннәр. Костюмнары, музыкаль бизәлеш бик матур иде, – дип билгеләп үтте Фәридә Зыярова. – Төбәкара иҗат фестивале бик матур бәйрәм булып чыкты. Кызылъяр мәктәбен мактап туярлык түгел, чөнки бик зур эш башкарып чыктылар. Чараны оештыру ягыннан бөтен нәрсә уйланылган. Балаларның күңелен күрергә тырышу күренеп тора: кунакларны матур итеп каршы алдылар, чыгыш ясауга, укучыларны мастер-классларга алып киттеләр. Гомумән, Кызылъяр мәктәбе – районда иң көчле һәм бердәм коллективларның берсе, коллективка да, мәктәп директоры Альбина Альбертовнага да хөрмәтем бик зур».

Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылган.
Кызылъярда Фәнис Яруллин иҗатына багышланган төбәкара бәйгене алдагы елларда да үткәрергә ниятлиләр.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге, Кызылъяр мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев