Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы районында Сабан туйлары дәвам итә

7 июньдә районыбыздагы күпчелек авылларда милли бәйрәмебез шаулап-гөрләп узса да, авыл җирлекләрендә 13 июньдә дә бәйрәмнәр булачак әле.

Татар Томбарлысы авылында район Сабан туеннан соң бер атна үткәч Әбиләр Сабан туе уздыру традициясе бар. Быел аны 13 июньдә 61нче тапкыр аеруча зурлап үткәрергә җыеналар. Программага Әбиләр Сабан туена гына хас мавыктыргыч уеннар, концерт, истәлекле бүләкләр тапшыру кертелгән. Бәйрәмгә махсус кунак – Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин – килүе көтелә. Әбиләр Сабан туе сәгать 10да башлана.

13 июньдә 13 сәгатьтә Яңа Чүтедә Авыл көне узачак. Программада: милли уеннар, шәҗәрә бәйрәме, көрәш. Авыл көне сәхнәсендә якташыбыз, җырчы Нияз Сафиуллин да чыгыш ясаячак. Бәйрәмне Йолдыз Шакирова алып бара.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев