Баулы мәчетләрендә республика проекты старт алды
Баулы районы мәчетләрендә "Намаз бер көндә" дип исемләнгән республика проекты старт алды.
Әлеге чара һәр айның соңгы шимбәсендә көндезге 9-12 сәгатьләрдә үтә. Районның имам-мохтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренчә, февраль аенда узган дәрескә 5-6 гына кеше килгэн.
– Бу әле эшнең башы гына, – дип аңлатты Әнвэр хәзрәт. – Күпләр әле мондый проект кысаларында намазга өйрәтү дәресләре хакында ишетеп тә белмидер. Үткәрү вакытларын халыкка уңайлы итәр өчен, кешеләрнең шалтыратып, тәкьдимнәрен көтеп калабыз, – ди ул.
Белешмәләр өчен телефоннар: 5-93-85- "Өмет", 5-76-65 – “Гали" мәчете. Ә авылларда яшәүчеләр, үзләренең авыл мөәчетләренә мөрәтәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев