Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы кызы Бөтенроссия бәйгесендә призлы урын алган

Баулы Укучылар йортының “Мастерица” мода театрында шөгыльләнүче Екатерина Ефремова Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивалендә призлы урынга лаек булган.

Август ахырында Вологда өлкәсенең Вытегорск районында “Традицияләр мирасчылары” III Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивалененең финалы узган. Анда Россиянең 34 субъектыннан 250 бала катнашкан. Татарстан командасына “Без бергә” республика фестивале җиңүчеләре кертелгән. “Мастерица” мода театрында шөгыльләнүче Екатерина Ефремова “Халык костюмы” номинациясендә икенче урын алган.

Укучылар йортының “Мастерица” мода театры агымдагы елның май аенда “Без бергә” республика фестивалендә Гран-прига лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев