Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы көрәшчеләре сынатмый

Баулының универсаль спорт залында Нургали батыр истәлегенә җиденче тапкыр республика күләмендәге көрәш турниры оештырылды. Анда Татарстан, Башкортстан республикаларыннан һәм Оренбург өлкәсеннән 11 команда катнашты. Барлыгы 120 яшь көрәшче килде.

Нургали батыр истәлегенә оештырыла торган билбаулы татар көрәше турнирын Баулыда гына түгел, тирә-як республикаларда да яхшы беләләр. Аны ел саен Татарстанның халык артисты, көрәшче, автор- башкаручы Вил Усманов үзенең әтисе- көрәшче Нургали истәлегенә атап оештыра. Әлеге көрәш ярышлары елдан-ел зур колач ала бара. Быел гына да 120 яшь көрәшченең Баулы җирлегенә килүе – турнирның үз урыны, дәрәҗәсе бар икәнлеген күрсәтә.

–Нургали батыр истәлегенә атап көрәш ярышлары киң колач белән үтүе гаҗәп түгел, – дип сөйләде турнирны оештыручы Вил Усманов. – Әлеге ярышлар Баулыда балалар өчен дүрт тапкыр, өлкәннәр арасында өч тапкыр оештырылды. Спонсорларга һәм район җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Баулыда сәләтле егетләр, үсеп килүче малайлар күп, ә яшь буынны көрәш белән кызыксындыру өчен тренерлар юк дәрәҗәсендә. Шәхсән Илдар Фатыйховка рәхмәт. Ул Кызылъяр авылы мәктәбендә  физкультура дәресләре дә алып бара, балаларны көрәш буенча түгәрәкләргә дә җыя. Бик көчле, өметле көрәшчеләр тәрбияли, бүгенге көндәге уңышлары сөендерә, балалар белән яхшы шөгыльләнгәне яхшы ук сизелә. Нәрсә дип әйтәсем килә, киләчәктә Баулыда тагын шундый көчле тренерлар табып, көрәшне үстерүгә ярдәм итәргә кирәк.

Бертуган Газымовлар көрәш буенча турнирларны бер тапкыр да калдырмыйлар. Бу юлы да искәрмә түгел. Айзат 60 килограммлы көрәшчеләр арасында, ә Азамат 65 килограммлы көрәшчеләр арасында беренче урынга лаек булдылар.

–Көрәш- ул спорт кына түгел, ә безнең яшәү рәвеше, – ди көрәшчеләр нәселен дәвам итүче бертуган Айзат һәм Азамат Газымовлар. – Без Нургали батыр турнирында ел саен катнашабыз. Аны оештыручы якташыбыз Вил абыйга рәхмәт.

Җанатарлар, яшь көрәшчеләрнең ата-аналары фикерләре һәм җиңүчеләр исемлеге хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев