Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы юбиляры хезмәтне юлдаш иткән

Татар Томбарлысы авылында яшәүче хезмәт ветераны Нәсимә Минәҗевага 90 яшь тулган.

Нәсимә Ягъфәр кызы Минәҗева  Татар Томбарлысы авылында дөньяга килә. Аның тормыш юлы хезмәттә уза, ул алдынгы савымчы буларак хөрмәт казана. 41 елга якын “Берлек” хуҗалыгында терлекчелектә эшләп, пенсиягә чыга.

“Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек була, медальләре дә шактый. Юбиляр, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, кызы Рәсилә гаиләсе белән туган авылында гомер итә. Нәсимә апаның 8 оныгы, 12 оныкчыгы бар.

“Әти-әниебез, 1960 елда өйләнешеп, дүрт балага гомер биргәннәр. Хәзерге вакытта өчебез исән-сау,  бер энебез мәрхүм. Әтиебез 1998 елда вафат булды. Без тормыш иптәшем белән Баулыда яши идек, хәзер әни янына кайттык. Әниебезнең аягын кискәнгә җиде ел”, – дип сөйләде Рәсилә Нәбиева.

Хәл белергә балалары, киленнәре, оныклары, оныкчыклары гел килә, күчтәнәчләр китереп торалар. 90 яшьлек гомер бәйрәмен дә кадерле кешеләре кадер-хөрмәтендә билгеләп үткән Нәсимә апа. Аны олуг юбилее белән Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Нәүрүзбаева да котлаган. Җирлек җитәкчелеге Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеровның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырган.

Фото: Нәсимә Минәҗева архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев