Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы юбиляры йөз яшькә җитәргә вәгъдә бирде

Баулы шәһәрендә яшәүче Асия Сәйфулла кызы Сибагатуллинага 90 яшь тулды. Аңы олуг юбилее белән кызы, оныгы һәм район җитәкчелеге котлады.

Асия апа тумышы белән Баулы районы Кызылык авылыннан. Кызылык бер урамлы авыл була, аннары Уба авылы белән кушылып китә.

"Бәләкәй чакта бик чирле булдым мин, – дип искә ала бала чагын Асия апа. – Бик нык күз тигән миңа, озак яттым чирләп. Аякка гына баскан идем, бизгәк ябышты, аннан – кызамык. Терелгәч, Димтамак авылына йөреп, җиде класс  укыдым".

Гомер буе хезмәт юлдашы була аның: аяк киеме фабрикасында, кирпеч заводында эшли, пешекче, сатучы да була. Озак еллар Уба авылыннан шәһәргә йөреп эшләргә туры килә аңа.  Асия Сәйфулла кызының гомуми хезмәт стажы 36 елга якын. Ул, Октябрьcкий шәһәренең тегү фабрикасында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыга.
Асия Сибагатуллинаның тормыш юлында сынаулар очрап кына тора. Тормыш иптәше вафат булып, тол калган иргә кияүгә чыга ул, дүрт балага ана назы бирә.

"Без өйләнешкәндә, кечесе укырга да кермәгән иде әле. Уртак кызыбыз Зөлфия дөньяга килде, ул чакта Үзбәкстанда яши идек", – дип сөйләде Асия апа.

Убага күченеп кайтуларына да кырык елдан артык вакыт үткән. Бүгенге көндә Асия апа кызы тәрбиясендә гомер итә. Йөри алмый башлагач, әнисен Убадан Баулыга алып килгән  Зөлфия Миңнуллина.

"Күзләрем әйбәт күргән чагында, газета-журналлар күп укый идем, бәйләм дә бәйләдем. Күзлек кияр идем, башым әйләнә. Хәзер инде арыганчы телевизор карыйм, дөнья хәлләрен белеп торам. Арыгач, ятам", – ди юбиляр.

Кызы Зөлфия – әнисенең таянычы, газиз кешесен кайгыртып яши. 

"Әни аяк киеме фабрикасында гел ике смена эшләде. Әле дә хәтеремдә: әни мине балалар бакчасыннан ала да үзе белән  икенче сменага алып китә иде. Мәктәптә укый башлагач, үзем бара башладым янына, – дип искә алды Зөлфия Миңнуллина. – Юбилее көнне әнигә, иң мөһиме, сәламәтлек телим. Аягына баса ала, йөреп кенә китә алмый, гомер буе аяк киеме фабрикасында икешәр смена эшләү эзсез узмаган, күрәсең. Озак кына яшәсен иде әле, күпме яши ала".

"Кызым булганга сөенеп бетә алмыйм, әле дә ул бар, мине тәрбияли, рәхмәт", – дип, кызының сүзләренә кушылды юбиляр.

Гаиләдә 11 бала үскән алар, бүгенге көндә барлык бертуганнары да мәрхүм, алар барысы да 80гә җиткәннәр. Ә менә әти-әниләре йөз яшькә кадәр яшәгәннәр. Асия апаның озын гомер сере дә менә шундадыр, мөгаен. Ул да, әти-әнисе кебек, йөз яшькә кадәр яшәргә вәгъдә бирде.

Олуг юбилеен күркәм зиһен, яхшы хәтер белән каршы алган Асия апага сокланмый мөмкин түгел. Авырлыклар, сынаулар шактый күрсә дә, тормыш сөючәнлеген югалтмаган ул.

Юбилярны Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да котлады, район башлыгының рәхмәт хатын, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.

Ил-көнгә иминлек теләп, юбилее уңаеннан котлауларга бик тә күңеле булып, рәхмәт укып калды Асия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев