Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Башнефть”не саткан Башкортстанның киләчәге нинди - фикерләр

10 октябрьдә "Башнефть" акцияләре "Роснефть" тарафыннан сатып алыну турындагы боерыкка кул куелган. "Башнефть" акцияләре бәясе 329 млрд 690 млн сум тәшкил иткән. Мәсьәлә белгечләре Башкорстан республикасының киләчәгенә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

"Казанда яшәү сыйфаты югарырак"

Бу "Роснефть"нең мондый беренче адымы түгел. Шулай ук ул 2007 елда "Томскнефть"не сатып алган.

"Бу вакытта мин Томск шәһәрендә яшәми идем. Хәзерге вакытта безнең төбәк ничек үсәр иде, бу хакта хәзер бары күзалларга гына мөмкин, әмма "Томскнефть" "Роснефть"кә тапшырылмаса, шәһәрнең үзендә күбрәк салым калыр иде. Хәзер аның күбесен федераль үзәк үзенә ала", - дип сөйләде Томсктагы "Дуслар" яшьләр оешмасы әгъзасы Ринат Галимов.

Аның әйтүенә караганда, быел августта аңа Казанда булырга туры килгән. "Сездән федераль үзәккә нефть керемнәренең бөтенләй башка төрле проценты күчерелә. Шуннан чыгып, шәһәрнең инфраструктурасы да күпкә яхшырак, яшәү сыйфаты югарырак дип әйтергә мөмкин", - дип билгеләде ул.

"Хәзер безгә бары фаразларга гына кала"

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклече Фәндәс Сафиуллин әйтүенчә, бу эш шулай эшләнгәч, ул кемдер өчен кирәк булган, ләкин моның асылы Башкортстанның икътисади нигезен саклап калу һәм ныгыту өчен түгел. "Бу эшкә бару йә берәр нәрсә белән куркыту, йә аңлап җиткермәү. Яки Башкортстанга шактый хас Россиядә барысыннан да алда хакимиятне яклап чыгу инстинкты белән аңлатыладыр", - ди ул.

Башкорстан хакимияте хәлен хәзер ул хәер сораучы белән бер дип билгеләде. "Мин баштан ук әйттем. Бу аларның икътисади нигезен тарату, җимерү, Башкортстанның үзенә үзе хуҗа булуы бетә дигән сүз. Ул үз хезмәтенең җимешләреннән мәхрүм була. Гади гаилә белән чагыштырганда, син эшләп алган эш хакыңны күршең бүлә башласа, менә бу кадәрлесен генә мин сиңа бирәм дисә, кем канәгать булсын? Ул бит сиңа күпме тели, шулай гына бирә", - диде ул.

"Бу безгә уяу булырга кирәк дигән сүз"

"Башкортстанда да шундый хәлләр булгач, тартып алырга теләүчеләрнең нәфесләре тагын да көчәергә мөмкин. Бәлки Башкортстан очрагы - ул сынап карау гына булгандыр. Шуннан Татарстанга да билгеле бер кызыгу килеп чыгарга, нәфес дигән нәрсә көчәергә, ни теләсәм, шул ярый икән дигән фикер туарга мөмкин", - ди Фәндәс Сафиуллин.

Аның әйтүенә караганда, биредә халык белән бердәм булырга кирәк. Монда хакимиятнең генә түгел, ә бөтен халыкның язмышы хәл ителә. Шуның өчен бу мәсьәлә безгә кагыла башласа, аны кичекмәстән халык белән бергә хәл итәргә туры киләчәк, ди ул.

"Мәсьәләнең җитди икәнен белеп тору өчен көн саен халыкка мәгълүмат җиткерелеп торырга тиеш. Килеп терәлгәнне көтмичә халыкны да хәлнең торышы белән таныштырып тору кирәк. Мин халыкта уяулык һәм борчылу тойгысын уяту, аны саклап тору һәм көчәйтү кирәк дип саныйм. Бу эштә безнең журналистлар, матбугат чаралары бик принциаль булырга һәм курыкмаска тиешләр", - дип белдерде Фәндәс Сафиуллин.

"Башнефть"нең беренче проблемасы - ул коррупция"

Башкорт дәүләт университетының икътисад һәм менеджмент кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин "Башнефть"нең "Роснефть"кә тапшырылуын берничә төрле критерийдан чыгып бәяләргә чакыра.

"Без бу нефть компаниясен тагы да чит илгә һәм дә физик гражданнарга сатабыз дисәк, Федераль үзәк "Росфнефть"кә биреп дөрес эшләгән. Ни өчен дигәндә, аларның суммар үсеше күбрәк, ә һәрберсе аерым булса, азрак чыга.

Икенчедән, "Башнефть" 1992 елдан бирле бик коррупциягә бирелгән иде. Безнең Башкортстан Европада күп еллар Гибралтар скаласындагы Англиянең базасы белән эш итте: безнең нефтьне аларның бәясе белән саттылар. Аннан икенче хак белән яңадан сата иделәр. Шундагы акчалар кирәкле кешеләргә китеп торды. Бюджетка акча кермәде. Бу схема әлеге вакытта да, бүгенге көнгә кадәр эшләп килде. "Роснефть"кә сату бу коррупцияле мөһитне бетерер, аның баланслары чиста булып, салымнар да күбрәк керер дип өмет итәбез", - диде ул.

"Роснефть" безнең үз кадрларыбызны исәпкә алсын иде"

Өченчедән, Башкортстанның "Башнефть" нефть компанияcе акцияләрен сату тәҗрибәсе инде бар. "Евтушенкога беренче тапкыр саткач, бездә үзебезнең, Башкортстаннан чыккан менеджмент белгечләре калмады. Шулай һәркөн безгә Мәскәүдән вахта оча һәм алар җомга көнне кире кайтып китәләр иде. Мондый эш буламы инде? Мин тагын да шулай булмасын иде дип куркам. Безнең үзебезнең нефть институты, фәнни-тикшереү институлары да шактый һәм үз кадрларыбыз бар, әмма элек аларны санга сукмадылар. Яшьләргә балкырга мөмкинлек бирергә кирәк. Югыйсә, алар үз энергиясен икенче юнәлешкә юнәләтәләр. Мәсәлән, экстремист оешмаларга күчәләр", - дип сөйләде Ринат Гатауллин.

"Экология мәсьәләләрен чишү мөһим"

Галим фикеренчә, дүртенчедән, РФ Президенты Владимир Владимирович Путин иҗтимагый сораулар Башкортстанда әлеккегечә калыр дигән. "Шуңа ышанасы килә. Соңгы елларда модернизация дигән нәрсәне карамадылар. "Башнефть" нефть компаниясе миллионлы шәһәрнең эчендә утыра. Авариялар булуы ихтималы куркыта", - ди Ринат Гатауллин.

"Җирле оешмаларның киләчәге нинди булыр?"

"Соңгы елларда Татарстан белән Башкортстанның нефть комплексларының базар мөнәсәбәтләре берсенә-берсе кушылды. Аларның уртак инфраструктуралары бар. Мәсәлән, Октябрьский шәһәре, Туймазыдагы фирмалар килешү белән "Татнефть"кә дә "Башнефть"кә дә эшлиләр. Алар базарны үзләрендә калдыра алырмы, шундый сорау да бар.

Бездә хосусый хезмәт күрсәтү оешмалары бар. Моны төзегән кешеләр хөкүмәттән акча алмый, аны буш урында диярлек төзеде. "Роснефть"нең заказлары бу кешеләргә җитәрме, юкмы дигән сорау бар, чөнки алар Мәскәү фирмалары белән килешү төзеп, безнекеләргә битараф калырга мөмкин. Бу безнең икътисадны да бетереп ташларга мөмкин", - дип белдерде Ринат Гатауллин.

Аның фикеренчә, тарихи яктан "Лукойл" Башкортстан өчен отышлырак вариант булган, чөнки аның җитәкчелеге чыгышы белән Уфадан, Башкорстаннан. Шулай ук белгеч төп минусларның берсе - салымнар кимү нитәҗәсендә иҗтимагый үсеш тоткарланырга мөмкин дип белдерде.

"Мөстәкыйльлек көненә үзенчәлекле бүләк"

"Монда проблемалар әле башлана гына. Хәзерге вакытта бу сорауларны эзлекле чишү омтылышы юк. Хәзер без хөкүмәттән бары тик 25 процентны сатмыйбыз дигән фикер генә яңгырады. Алар "Башнефть"нең алга таба үсешен ничек күз алдына китерәләр? Андый сүзләр юк. Дөресен генә әйткәндә, моны ишеткән халык та аптырап калды. Республикада әлеге көнгә чаклы проблемалар чыгып кына тора. Матбугатта да мәсьәләне яктырткан язмалар күренми. 11 нче октябрь безнең суверенитет көне иде һәм 10 көнне кич белән безгә шундый бүләк эшләделәр", - диде Ринат Гатауллин.

"Агымга каршы йөзеп булмый"

Татарстан Республикасы Президентының нефть һәм нефть-газ ятмаларын эшкәртү мәсьәләләре буенча консультанты, "Казан (Идел буе) федераль университеты" профессоры Ренат Мөслимов "Башнефть"нең "Роснефть"кә тапшырылуын хата дип белдерде.

"Монда хәзер берни дә әйтеп булмый. Барысы начар. Бу эшнең башыннан ук "Татнефть"нең бернинди мөмкинлеге юк иде. Җиһазландыру ягыннан "Башнефть" бераз калышса да, берләшмәнең хәлен тулаем уңай дип атарга мөмкин иде", - дип саный Ренат Мөслимов.

Аның фикеренчә, бу очракта "Башнефть" "Татнефть" кулына эләксә, күпкә яхшырак булыр иде. Башкортстандагы шартлар Татарстанныкыннан аерылмый. "Татнефть" алга киткән технологияле компания һәм ул шул шартларга күптәннән яраклаштырылган. Дәүләт тарафыннан да аны "Таннефть"кә тапшыру иң кулай чыгу юлы буласы иде, диде ул.

"Роснефть" яисә "Лукойл" килүгә караганда да, "Татнефть" белән техник алгарыш күпкә тизрәк барыр иде. Без һәрвакыт Башкорстанны күзәтеп килдек, ә ул үз чиратында безне күзәтте. Безнең уртак кызыксынулар һәм мәгълүмат алмашы барды", - дип билгеләде ул.

Ренат Мөслимов әйтүенә караганда, нефть компаниясен сату эше башлануга ук "Башнефть"нең "Роснефть"кә тапшырыласы билгеле булган. "Акчаны кем күбрәк бирә дигән сорауда - ул, әлбәттә, барысын да узып китәчәк иде. Таныш булмаган нефть чыгу урынына һәм районга килеп, геройлык могҗизаларын күрсәтеп булмый. Башкортстанның үз фикере исәпкә алынмагандыр дип уйлыйм. Агымга каршы йөзеп булмый", - диде ул.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев