Азнакай белән Кытай эшмәкәрләре кызыксынды
Азнакайга эшлекле визит белән Кытай эшмәкәрләре килде.
Алар шәһәрдәге сәнәгать мәйданчыклары белән таныштылар.
Ниятләре - биредә калай буяу һәм калай черепица белән сайдинг җитештерүне җайга салу. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кабул итте. Кытайлылар шартларны, шәһәрне, халыкның ачык йөзле булуын охшатканнар.
Производство бинасы мәйданына карата аларның үз тәлапләре бар. Калай буяу цехы ачып булмаган очракта да (аңа кимендә 9 метр биеклектәге бина кирәк), черепица белән сайдинг җитештерүне күздә тотачакларын белдерделәр. Ике як арасында килешү төзелсә, киләсе җәйгә Азнакайда яңа эш урыннары булачак.
- Без һәрчак районга инвестицияләр җәлеп итәргә тырышабыз. Үз эшен ачарга теләүчеләргә хакимият ярдәм кулы сузарга әзер, - диде Айдар Шәмсетдинов.
Чыганак: Азнакаево
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев