Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Айдар Галимов сүгенә беләме?

Баулыда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның зур концерты булды. Мәдәният йортының зур залы туп-тулы халык булды, кыскасы, алма төшәр урын да калмаган иде.

Гади, эчкерсез сүзләр һәм матур җырлар яңгыратып, сәхнәдән тамашачы белән концерт барышында аралашкан Айдар, тамаша беткәч тә озак кына сәхнәдән китә алмады. Аның моңа кадәр күптән башкарган җырларын да халык сорап җырлатты.
Әмма иң кызыгы Айдар белән концерт башланганчы алган интервью булгандыр. Без артист белән сәхнәгә чыгарга биш минут кала гримёрка бүлмәсендә очраштык. Баулы якларына ник озак килми торган? Айдар әллә үпкәләп йөргәнме? Сәбәбе нәрсәдә? Кайбер артистларның ямьсез сүзләр ычкындыруын беләбез, ә Айдар сүгенәме? Сәхнәдә концерт биргән вакытта уңайсыз хәлдә калганы булганмы? Яңа сәхнәгә чыгып "мин йолдыз" дип күкрәк кагучы яшь артистларга карашы нинди? Мин әлеге сорауларны яудырып җавап көткән бер мәлдә Айдар үзенең күптәнге һәм халык яратып өлгергән бер сүзе белән җавапларын бирә башлады.
- Камера әзердер, киттекме?
Минәйтәм киттек...
Бу хакта тулырак "Хезмәткә дан" газетасы битләреннән укып белергә мөмкин булачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев