Апрельдән яңа законнар гамәлгә керә
Апрельдән яңа законнар кертелә. Ниндиләр?
Социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнә.
1 апрельдән социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнә. Сүз, аерым алганда, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчеләр", "Камалышта калган Севастополь кешесе" һәм "Камалышта калган Сталинград кешесе" билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар, шулай ук радиация яки техноген фаҗигаләр нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары турында бара.
Индексация күләме пенсионерларның узган елгы яшәү минимумы үсеше темпларыннан чыгып исәпләнә. Тулаем алганда, ул 4,2 миллионга якын кешегә кагылачак.
Гаилә ипотекасына икенчел торак алып булачак.
1 апрельдән гаилә ипотекасы программасы нигезендә икенчел торак алу мөмкилеге тудырыла. Әмма бөтен шәһәрләрдә дә түгел, фәкать ике йорттан да артык төзелмәгән муниципалитетларда гына. Торакны 6 процентлы ташламалы ставка буенча 6 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр алачак һәм бары бер генә тапкыр. Фатирны 20 елдан да өлкәнрәк булмаган күпфатирлы йорттан сатып алырга мөмкин.
Кредиты булганнарга ипотека алу авырлаша.
Россия банкы ипотека һәм автокредитлар буенча макропруденциаль лимитларны билгели ала. Макропруденциаль лимитлар – агымдагы квартал дәвамында кредит оешмасы яисә микрофинанс оешмасы тарафыннан бирелгән тиешле төрдәге кредитларның гомуми күләмендә кредитларның аерым төрләренең максималь мөмкин булган өлеше. 2022 елның 1 гыйнварыннан Үзәк банк гади кредитлар буенча макропруденциаль лимитлар урнаштыру хокукына ия. Бу хәвефле кредитлар күләмен киметергә ярдәм итте: керемнәренең 80 проценттан артыгы кредитлар түләүгә китә торган заемщиклар өлеше 2022 елның IV кварталындагы 36 проценттан 2023 елның III кварталында 25 процентка кадәр кимеде.
20дән артык сим-карта рәсмиләштереп булмаячак.
Һәр яңа килешүтөзегәндә, элемтә операторы кешегә рәсмиләштерелгән сим-карталар санын тикшерергә тиеш була. Моны дәүләт хезмәтләре порталында абонент үзе дә эшли алачак. Махсус бүлектә ул операторлар белән төзелгән барлык килешүләр турындагы мәгълүматны күрәчәк. Шунда ук, шәхси кабинетта, абонент оператор белән килешүне өзә яки яңасын төзүгә гариза бирә ала.Моннан тыш, элемтә операторлары абонент һәм корпоратив кулланучылар турындагы белешмәләрнең дөреслеген тикшерергә тиеш була. Әгәр бу мәгълүматлар дөрес түгел икән, элемтә хезмәтләре күрсәтелмәячәк.
Машина йөртү таныклыгын алыштырасы була.
Чит ил машина йөртү таныклыгын Россиянекенә алмаштырырга туры киләчәк. 2024 елның 1 апреленә кадәр Россия гражданлыгын яки яшәүгә рөхсәт алган чит ил гражданнарына чит илдә алынган машина йөртү таныклыгын Россиянекенә имтиханнар биргәннән соң гына алыштырачаклар.
Штрафларга мораторий кертелә.
Көнкүреш калдыкларын ташучылар юл өслегенә китергән зыян һәм артык йөк өчен өч елга штрафлардан һәм түләүдән азат ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев