Әни капиталы акчасыннан айлык түләүгә кем хокуклы
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларыннан берсе – әни капиталы акчасыннан айлык түләү. Татарстанда кайсы гаиләләр моңа өметләнә ала – «Татар-информ» материалында.
Түләү күләме. Пособие суммасы балалар өчен төбәк яшәү минимумы күләменә тиң. Татарстанда бүген ул 14 621 сум тәшкил итә, ә киләсе елда 15 615 сумга кадәр артачак.
Түләү алу өчен критерийлар
-
Гаиләдә кулланылмаган әни капиталы калдыгы булырга тиеш;
-
Балага әле 3 яшь тулмаган. Андый балалар берничә булса, пособие һәрберсенә рәсмиләштерелә, моның өчен бер гариза бирелә;
-
Гаиләнең җан башына уртача кереме төбәкнең ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Татарстанда быел ул 15 073 сумга тиң.
Түләүгә әни капиталы сертификаты рәсмиләштерелгән кеше яки законлы вәкил, опекун яки ышанычлы зат мөрәҗәгать итә ала – бу очракта гаризаны шәхсән МФЦ яки Соцфонд аша бирү мөмкин.
Гариза бала туган яки уллыкка алынганнан соң беренче алты ай эчендә килсә, исәпләү гаиләгә бала килгән айдан башлана. Соңрак мөрәҗәгать иткәндә, түләү гариза бирелгән айдан билгеләнә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев