Алкоголь – агу
Бер атна эчендә Татарстанда алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 15 очрагы теркәлгән.
Роспотребнадзорның ТР идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 8-14 декабрьдә химик этиологияле кискен агулануның 51 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта химик агуланулар ир-атларда ешрак очрый (53 процент), хатын-кызларда сирәгрәк (47 процент). Очраклы агулануларның күбесе алкоголь куллану аркасында килеп чыккан (58,3 процент). Башка инцидентлар даруларны ялгыш кабул итү (37,6 процент), түземсезлек һәм башка сәбәпләр (4,1 процент) белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев