Абунә ункөнлеге
11еннән 21 октябрьгә кадәр барлык почта бүлекчәләрендә Бөтенроссия абунә ункөнлеге үткәрелә.
Әлеге акция вакытында сез 2013 елның беренче яртыеллыгына "Хезмәткә дан" газетасына ташламалы бәягә - 258 сум 36 тиенгә языла аласыз. Акчагызны экономияләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Исегезгә төшерәбез, почта хәзер 8дән 20 сәгатькә кадәр (тәнәфес - 13тән 14 сәгатькә кадәр) эшли, шимбә көнне - 9дан 18 сәгатькә кадәр, якшәмбе - ял. Хат ташучыны, абунә рәсмиләштерү өчен, 5-64-49, 5-64-58, 5-65-43 телефоннары аша өйгә чакыртырга мөмкин. Эш вакытында редакциядә дә язылырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев