500дән артык баулылыга азык-төлек җыелмалары тапшырылачак
Баулы районына "игелек тартмаларының" икенче партиясе килде. "Помощь рядом!Ярдәм янәшә!" акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларын 19 һәм 20 майда 561 баулылы алачак.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сүзләренә караганда, азык-төлек җыелмасы стандарт. Анда ярмалар, көнбагыш мае, консервлар кебек тиз бозылмый торган продуктлар бар. Бер тартманың бәясе бер мең сумга якын.
«Безнең район республика хәйрия акциясе кысаларында икенче транш алды, – дип сөйләде ул. - Бүген-иртәгә без волонтерлар ярдәме белән 561 азык-төлек җыелмасын кирәкле адресларга илтәчәкбез. Тартмаларны керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр, шулай ук тәрбиягә бала алган гаиләләр, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак. Беренче партиядә без 565 азык-төлек җыелмасы тараттык.
«Безнең районда бүген 120дән артык волонтер эшли, - дип сөйләде яшьләр бүлеге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. - Волонтерлар чын күңелдән ярдәм итәләр, халыктан тагын бер генә шикаять тә килмәде. Волонтерлар арасында эшче яшьләр дә, шәхси эшмәкәрләр дә бар".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев