Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2020 елда югары уку йортына укырга керү өчен мөһим даталар

27 июльдә югары уку йортына кабул ителгән укучылар исемлеге чыга

Киләсе елга мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә җыенучылар өчен мөһим даталар билгеле. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

20 июнь — барлык югары уку йортлары да документларны кабул итә башлый.

7 июль — иҗади һәм һөнәри имтиханнарның нәтиҗәләре исәпкә алына торган белгечлек буенча документлар кабул итүнең соңгы көне.

10 июль — гомуми белем бирү предметларыннан өстәмә имтихан алу хокукына ия булган югары ук йортларына документлар кабул итүнең соңгы көне.

26 июль — БДИ нәтиҗәләре буенча гына укырга керүчеләр өчен документлар тапшыруның соңгы көне.

27 июль — югары уку йортының рәсми сайтында һәм игъланнар тактасында кабул ителгән укучылар исемлеге чыга.

2020/21 уку елында Россия югары уку йортларына барлыгы 525 663 бюджет урыны бирелгән. Иң күбесе бакалавриат программалары буенча 302 776 урын, специалитетка 76 мең урын каралган.

2020 елда сәламәтлек саклау, педагогика, IT, ракета-космос өлкәсе, филология, мәдәният һәм сәнгать өстенлекле юнәлешләр булачак.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/31-12-2019/2020-elda-yugary-uku-yortyna-ukyrga-ker-chen-m-im-datalar-5714174

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев