Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Кышка запас әзерлиләр Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында көз башыннан бирле 9 авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Көзге ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлар 10 тоннадан артык ит, шул исәптән 8 тоннадан артык сыер ите, 1,5 тоннага якын дуңгыз ите саттылар. Сарык (ярминкәләрдә 240 килограмм күләмендә сатылды) һәм кош итенә дә ихтыяҗ...

Кышка запас әзерлиләр

Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында көз башыннан бирле 9 авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.
Көзге ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлар 10 тоннадан артык ит, шул исәптән 8 тоннадан артык сыер ите, 1,5 тоннага якын дуңгыз ите саттылар. Сарык (ярминкәләрдә 240 килограмм күләмендә сатылды) һәм кош итенә дә ихтыяҗ бар. Шәһәрдә яшәүчеләр үзләренең ярдәмче хуҗалыклары өчен 50 тоннага якын ашлык сатып алганнар. Шәһәр халкына 15 тонна бәрәңге, 6 тонна югары сортлы он сатылган. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән суганга, кәбестәгә һәм балга да ихтыяҗ зур.
Ярминкәләрдә аеруча актив катнашкан районның эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - "Николашкино", "Урал", "Кызылъяр" һәм "Поповка" җәмгыятьләре.

Шәһәр үзәгендә яңа йорт төзеләчәк

Район башкарма комитеты җитәкчесе С.Самонина элеккеге ДАИ һәм паспорт өстәле бинасы урынында яңа сәүдә үзәге төзеләчәге туындагы имеш-мимешләрне кире какты.
"Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы кабул ителде. Аның кысаларында Куйбышев урамында өч катлы йортның нигезен төзүгә керешкәннәр дә инде. Яңа объект төзелешенә республика бюджетыннан 12 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Иске торакта яшәүчеләр шуның ярдәмендә шәһәр үзәгендә барлык уңайлыклары булган йорттан фатирлар алачаклар.

Шәһәрдә чыршыны, авылда каенны яраталар

Шәһәрне һәм авыл җирлекләрен яшелләндерү буенча шимбә өмәләре оештыру дәвам итә.
"Бавлылес" дәүләт учреждениесе мәгълүматлары буенча, шәһәрне яшелләндерү өчен, питомниктан 90 чыршы, 50 каен, 115 миләш үсентесе алынган. Ә авыл җирлекләре өчен агач үсентеләрен урман ешлыкларында сайлап алганнар, бу эштә урман инженерлары урынга чыгып ярдәм күрсәткәннәр. Шулай итеп, шимбә өмәләре вакытында авыл урамнарында 95 каен, 65 чыршы, 50 юкә, 40 миләш һәм вак яфраклы 5 карама үсентесе утыртылган.

Бүләккә - җыр һәм икмәк

Николашкинолылар Новозареченск интернат-йортында яшәүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәттеләр.
Өлкән яшьтәгеләр декадасы көннәрендә Николашкино авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре интернат-йортта концерт куйдылар. Ә "Николашкино" ЧҖҖ җитәкчесе Гөлнара Сәмыйкова урып-җыю чорында хуҗалыкка ярдәм күрсәткән Надирә Җәләловага, Дмитрий Захаровка, Николай Федянинга, Фәрит Галәветдиновка бүләкләр тапшырды. Ярдәм күрсәткән өчен хуҗалык интернат-йортка 3 тонна, ә Өлкәннәр көне хөрмәтенә тагын 1 тонна ашлык бүләк итте. Үз ярдәмче хуҗалыгында дуңгызлар һәм тавыклар да асраган интернатка мондый бүләк бик кулай.

Кемнәр кагыйдә боза?

2011 елның 3-14 октябрендә нефть һәм газ чыгару объектларында ут белән бәйле вакытлы эшләрне оештыруны тикшерү буенча рейдлар үткәрелде.
14нче янгын частенең инженер-инспекторлык составы "Баулынефть" идарәсенең һәм Баулы газ цехының сак астындагы объектларының янгын-техник комиссияләре белән берлектә ут белән бәйле 176 вакытлы эшне тикшерде. Нәтиҗәдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 18 очрагы ачыкланды. Тикшерү йомгаклары буенча, сак астындагы объектлар җитәкчеләренә 2 мәгълүмат җибәрелде. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган 4 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев