Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Ветеринарларга - машиналар Баулы район дәүләт ветеринария берләшмәсе ике ашыгыч ветеринария ярдәме машинасына ия булды. Районнарның участок ветеринария табибларына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Нива" автомобильләре ачкычлары тапшырды. Машиналар бирү тантанасы Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узды. Ветеринария хезмәтенә ярдәм күрсәтүнең төп сәбәбе - республикада алып барылган авыл хуҗалыгын үстерү процессының ветеринария...

Ветеринарларга - машиналар

Баулы район дәүләт ветеринария берләшмәсе ике ашыгыч ветеринария ярдәме машинасына ия булды.
Районнарның участок ветеринария табибларына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Нива" автомобильләре ачкычлары тапшырды. Машиналар бирү тантанасы Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узды. Ветеринария хезмәтенә ярдәм күрсәтүнең төп сәбәбе - республикада алып барылган авыл хуҗалыгын үстерү процессының ветеринария хезмәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүне таләп итүе.

Табигый чисталык

"Татарстанның чиста урманнары" акциясенең 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр үткәрелгән көзге этабы төгәлләнде.
Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән тыш, анда шулай ук хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, авыл кешеләре (барлыгы 18 оешма һәм предприятие) катнашты. Баулы урманчылыгының урманнарны саклау буенча инженеры В.Джусоев мәгълүматлары буенча, бу юлы 51,2 гектар мәйданда урманнар, ял итү урыннары, юл тирәләре, чишмәләр территорияләре тәртипкә китерелгән. Әлеге эш барышында "Бавлылес" ДБУ, "Алойл" ЯАҖ, "ЭлектроЭнергосервис" ЧҖҖ, Баулы РУЭСы, "Хәсәншин" шәхси предприятиесе, Алексеевка һәм Татар Томбарлы авыл җирлекләре аеруча активлык күрсәткәннәр.

Өч сан тылсымы

Бүген, 2011 елның 11 аеның 11нче көнендә (11.11.11), Баулы ЗАГС бүлегендә 7 пар никахлашты.
Бүлек белгечләре мәгълүматлары буенча, көзнең гадәти җомгаларында никахлашучыларның саны өчтән артмаган. Яшьләр никахлашу тантанасын әлеге көнне үткәрүне җәен, августта билгеләп куйганнар. Ел ахырында никахлашучылар, мөгаен, күп булыр, чөнки 2012 ел - кәбисә елы, шуңа күрә ырымнарга ышанучылар ЗАГСка ашыгачак.

"Кырыс режимдагы" каникуллар

Каникуллар чорында ДАИ хезмәткәрләре шоферлар һәм җәяүлеләрнең кагыйдәләр үтәүләренә контрольне көчәйттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы нәни җәяүлеләрне ачыклау буенча рейдлар да үткәрделәр.
Балаларның юлларда имгәнүләрен булдырмау максатларыннан көзге каникуллар чорында "Игътибар - балалар!" дип исемләнгән Бөтенроссия профилактика чарасының өченче этабы узды.
Каникуллар башланганчы ук мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерүгә багышланган биш минутлык чаралар үткәрелде. Бу чорда белем бирү учреждениеләрендә "БДД көннәре", Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чаралар оештырылды.

Журналистлык серләрен ачалар

Көзге каникуллар чорында "Яшьләр дөньясы" үзәге балаларга вакытларын файдалы үткәрү мөмкинлеге бирде.
Шәһәрдә һәм район авылларында яшәүче 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге 28 бала "Ласточка" балалар сәламәтләндерү учреждениесендә җиде көнгә журналистлык дөньясына чумдылар. "Сами" (самые активные, молодые, инициативные) профиль сменасында катнашучылар буларак, өлкән остазлары җитәкчелегендә алар телевидение, газета журналистикасы күнекмәләрен үзләштерделәр, операторлык, монтажлау сәнгатен, төрле компьютер программаларын, интервью алырга, видеороликлар төшерергә, газетаны версткаларга өйрәнделәр. Балалар моннан тыш төрле уеннарда, викториналарда, иҗат бәйгеләрендә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев