Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Юллар төзекләндерелде Узган көз шәһәр эчендәге 2,5 километрдан артыграк юлларга вак таш түшәлде. Бу эшләр Нефтеразведчиклар, Промысел, Радужная һәм Фрунзе урамнарында башкарылды. Юлларны төзекләндерүдә шәһәрнең кайбер предприятиеләре дә ярдәм күрсәтте. Шәһәр башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, финанслау проблемалары, юл-төзү материаллары һәм махсус техника булмау сәбәпле, юл эшләре соңгарып башкарылган. Телевидение бакчачыларны...

Юллар төзекләндерелде

Узган көз шәһәр эчендәге 2,5 километрдан артыграк юлларга вак таш түшәлде.
Бу эшләр Нефтеразведчиклар, Промысел, Радужная һәм Фрунзе урамнарында башкарылды. Юлларны төзекләндерүдә шәһәрнең кайбер предприятиеләре дә ярдәм күрсәтте.
Шәһәр башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, финанслау проблемалары, юл-төзү материаллары һәм махсус техника булмау сәбәпле, юл эшләре соңгарып башкарылган.

Телевидение бакчачыларны бүләкләде

БРТ телерадиокомпаниясе тарафыннан үткәрелгән "Гаҗәеп яшелчә" конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс июнь аенда игълан ителде. Бу чорда күп кенә бакчачылар БРТга шалтыратып, үзләре үстергән гаҗәеп яшелчәләр турында хәбәр иттеләр. Шуларның иң кызыклылары турында тележурналистлар сюжетлар әзерләделәр. Конкурста аеруча актив катнашучылар, бүләкләү өчен, телестудиягә чакырылды. Һәвәскәр бакчачылар Габдулла Хәлимов, Мария Манаева, Нәсимә Низаметдинова һәм Андрей Подовалов кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар.

Эшмәкәрләр фикер алышты

Казанда Татарстан Президенты Р.Миңнеханов катнашында республика эшмәкәрләренең III съезды булып үтте.
Съездда Баулы районыннан да 12 кешелек делегация катнашты. Әлеге чарада республикада эшмәкәрлек үсеше перспективалары, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек проблемалары тикшерелде. Р.Миңнеханов үз чыгышында, кече һәм урта эшмәкәрлек икътисадның реаль секторында тулы куәтенә эшли башласын өчен, системалы карарлар кабул итәргә, шулай ук дәүләтнең һәм эшмәкәрләрнең хезмәттәшлеген үстерү
мөмкинлеге тудырырга кирәк, дип билгеләп үтте. Эшмәкәрләр белән эшләү системасын республика хөкүмәте, муниципалитетлар югарылыгында үзгәртергә кирәк.

Баулы йөзүчеләре җиңүчеләр арасында

2нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясенә йөрүче кызлар һәм малайлар көзге каникуллар чорында берничә ярышта катнаштылар.
Минзәлә шәһәрендә үткән йөзү буенча ачык беренчелектә үз яшь категориясендә 7нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Юрий Немцов җиңү яулады. 6нчы мәктәптән Анастасия Ланина һәм 7нче мәктәп укучысы Нияз Абдуллин өченче урыннарга лаек булдылар. Настя шулай ук гимназия укучысы Әдилә Хәйруллина белән бергә кызлар арасындагы эстафетада да өченче урынны алды. 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Самара шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында да Баулы кызлары әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр: 6нчы мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Алисә Йосыпова һәм 3нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Маша Бояджиева дүртенче урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев