Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Трассада катып үлгән ике бала атасын соңгы юлга озаттылар

Берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән.

4 гыйнвар көнне Эдуардның гәүдәсен машинасыннан ерак түгел җирдә табалар.

Егет белән хушлашырга якыннары, туганнары һәм дуслары - йөзләп кеше килгән.

Коткару хезмәтләренә дәгъвалар бар. Аларның эшчәнлеген хәзер Оренбург прокуратурасы тикшерә.

Әлеге коточкыч буранда Медногорск шәһренендә яшәп хезмәт итүче өлкән сержант Данила Максудов та кала. Трассада кешеләргә ничек тә ярдәм итәргә теләп, полиция хезмәткәре кечкенә балага үзенең курткасын, бер туташка - бияләйләрен бирә.

Нәтиҗәдә, башкаларга ярдәм күрсәткән егет үзенең кулларын өшетеп, бүген хастаханәдә ята: табиблар батыр егетнең сул кул бармакларын саклап калу өчен көрәшә, дип яза Матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев