Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сусыз яшәү – тормыш түгел

Узган пәнҗешәмбе, җомга һәм дүшәмбе көннәрендә шәһәрдә су булмады. Кечкенә балалы гаиләләр аеруча кыен хәлдә калдылар: бу көннәрдә балалар бакчалары яртышар көн генә эшләделәр.

Үзәк линиядә (автовокзал территориясендә) үткәргеч торба шартлаган. "Баулыводоканал" ЧҖҖ эшчеләре аварияне бетерделәр, ләкин, суны җибәргәннән соң, тагын бер урында өзеклек барлыгы ачыкланды, нәтиҗәдә предприятие суны кабат ябарга мәҗбүр булды. Предприятие директоры Зөфәр Гыйниятовның сүзләре буенча, безнең шәһәр суүткәргечләре 70 процентка искергән. Финанс хәленең начар булуы сәбәпле, "Баулыводоканал" аларны өлешләп кенә алыштыра ала. Бүгенге көндә халыкның предприятиегә 9 миллион сумлык бурычы җыелган. Әгәр дә шәһәр халкы су өчен вакытында түләсә, торбалар күбрәк алыштырылыр һәм аварияләр азрак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев