Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Cабитовлар гаиләсе алтын туйларын бәйрәм итте

Cабитовлар гаиләсе алтын туйларын бәйрәм итте Бүген ЗАГС бүлегендә Баулыда гомер итүче Бәдигөлъямал һәм Габделәхәт Сабитовларга алтын туй таныклыгы тапшырылды. Сабитовлар 1965-нче елда гаилә корган. 50 ел матур тормыш, үрнәк хезмәт баскычлары аша үткәннәр. Гаилә башлыгы Габделәхәт абый Яңа Шалты авылында туган. Ул озак еллар Баулы пассажир автотранспорт оешмасында водитель...

Cабитовлар гаиләсе алтын туйларын бәйрәм итте

Бүген ЗАГС бүлегендә Баулыда гомер итүче Бәдигөлъямал һәм Габделәхәт Сабитовларга алтын туй таныклыгы тапшырылды.

Сабитовлар 1965-нче елда гаилә корган. 50 ел матур тормыш, үрнәк хезмәт баскычлары аша үткәннәр. Гаилә башлыгы Габделәхәт абый Яңа Шалты авылында туган. Ул озак еллар Баулы пассажир автотранспорт оешмасында водитель булып эшләгән. Бәдигөл апа Мамадыш районында туган. Ул да шул ук оешмада күп еллар склад мөдире булып хезмәт куйган. Сабитовлар гаиләсендә 3 бала тәрбияләнгән. Бүгенге көндә 7 оныклары сөендерә.

Сабитовларны ярты гасыр бергә гомер кичергән көннәре белән тантаналы төстә балалары, туганнары котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев