Баулының “Вектор” телестудиясе иң яхшылар арасында
"Вектор" телестудиясе Яр Чаллыдан "МедиаПокорение" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларының IV Бөтенроссия фестиваленнән чираттагы бүләк белән әйләнеп кайтты.
Фестиваль кысаларында мастер-класслар серияләре үткәрелде, анда балаларга мәктәп сайтын популярлаштыру, мәктәпнең радиостудиясе эшен оештыру, аклы-каралы кызыклы газета чыгару турында сөйләделәр. Фестиваль тәмамланганнан соң, барлык катнашучыларга да исемле сертификатлар тапшырылды. Фестиваль бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде, анда "Вектор" яшьләр телестудиясенә "Иң яхшы балалар радиосы" һәм "Иң яхшы яңалыклар хезмәте" номинацияләрендә җиңгән өчен дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев