Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда хәвеф сиренасы яңгырый

Татарстанда халыкка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү автоматлаштырылган системаның әзерлеге тикшерелә.

Шуның белән бәйле рәвештә 9 апрельдә, ягъни сишәмбе көнне 10нан 12 сәгатькә кадәр республиканың барлык муниципаль районнарындагы кебек үк, Баулыда да электр сиреналары кабызылачак.

-Әлеге тикшерү, барыннан да бигрәк, язгы ташу чорында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында тормышка ашырыла. Республика территориясендәге түбән температура фонының язгы ташуның җәелүен тоткарлавына да карамастан, зур елгаларның барлык урыннарында да су дәрәҗәсенең куркыныч әһәмияттәге билгеләрдән түбән булуы бу көннәрдә инде көндез дә, төнлә җылы һава температурасы күзәтелә. Суның бердәм күтәрелүе ихтимал, - дип ассызыклады министрлар кабинетындагы видео-брифингта ТР буенча Россия МЧСының баш идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Венедиктов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев