Бабам истәлеге
Инде ничә дистә еллар үтсә дә, сугыш хатирәләре шул чор кешеләренең ачы хәсрәтен искә төшерә, аларны балалары, онык һәм оныкчыклары, авылдашлары һәм туганнары хәтерендә яңарта.
Бу юлы сүзем әниемнең әтисе, бабам Миргазиян Хәбибулла улы Хәлиуллин турында. Ул 1925 нче елның 10 октяберендә Татар Кандызы авылында Гайшә һәм “гармунчы” Хәбибулла гаиләсендә дөньяга килгән. Ул зәп-зәңгәр күзле, типсә, тимер өзәрдәй баһадир таза гәүдәле егет булып үсеп җитә. Мәктәпне тәмамлау белән, кечкенәдән үк колхоз кырларында эш арасында йөреп үскән егет тракторга утыра. Ул вакытта әле беренче СХТЗ-НАТИ маркалы тракторлар була. Тормыш шулай матур гына башланып киткәндә, матур хыялларны кара сөремгә төреп, 1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Миргазиянның Нәгыймулла исемле бертуган абыйсы шул ук елда фронтка алына. Беренче көннәрдән үк сугышның кайнар ноктасына эләгеп, һәлак була. Ә Миргазиян 1943 нче елда Тын океан флотының укчылар подразделениесенә яр буе саклаучы укчы һәм матрос буларак Кызыл армия сафларына алына.
Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче улы Салават Хәлиуллин сөйләве буенча, Миргазиян Хәлиуллин ватаныбызны япон илбасарларыннан саклый. Ул хезмәт иткән чорда японнар белән бәрелешләр вакытында бик күп сугышчыларның гомере өзелә. Яр буйларыннан кайсы яклап һөҗүм итүләрен дә аңлап та булмаган вакыт була ул. Хинган тавы буйларына чокырлар казып кереп ятып, ата торган булганнар. Эчә торган суга интеккәннәр. Якын-тирәдәге авыллардагы сулыкларны һәм коеларны дошман агулаган була. Хәтта коеларга көтүдә йөрүче сарыкларны атып тутыра торган булганнар.
Ул 1948 нче елның март аенда гына демобилизацияләнеп туган якларына кайта. Кандыз авылындагы иң чибәр, эшкә батыр Халидә исемле кызны үзенә гомерлек яр итеп сайлый. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз сала.
Бу турыда тулырак "Хезмәткә дан" газетасының 17 апрель санында укый аласыз.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев