Җылылык барлык йортларга да бирелгән
"Газпром теплоэнерго Казань" Баулы филиалы мәгълүматы буенча, безнең шәһәрдә җылылык барлык йортларга да бирелгән.
Тик Һади Такташ урамындагы быел капиталь ремонт булган 18нче йортта биш фатирга әле җылылык бирелмәгән. Эш шунда, кайбер кешеләр яңа җылылык челтәрләрен урнаштыру белән шөгыльләнүче слесарьларны фатирларына кертмәгәннәр. Шул сәбәпле йорттагы берничә стояк буенча җылылык биреп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев