Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТКХ

Вакытында түләмәсәк – сусыз калачакбыз!

22 ноябрьдә Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, "Баулыводоканал" ЧҖҖ белән бәйле кискен хәл килеп туу сәбәпле, ашыгыч киңәшмә үткәрде. Бу көннән алып бурычлыларга карата закон тарафыннан рөхсәт ителгән йогынты чаралары кулланылачак, шул исәптән салкын суны өзү дә.

Ашыгыч киңәшмәне үткәрү өчен "Татэнергосбыт" ААҖ бүлекчәсенең Бөгелмә филиалы начальнигы А.Касыймовның безнең район башлыгына һәм шәһәребезнең кайбер җитәкчеләре адресына "Баулыводоканал" ЧҖҖның электр куллану режимын өлешчә чикләячәге турында белдерүе сәбәпче булды. Әгәр дә әлеге җәмгыять кулланылган электр энергиясе өчен "Татэнергосбыт"ка 5 млн. сумга якын күләмдә бурычын капламаса, агымдагы елның 3 декабрендә 14 сәгатьтә электр энергиясе бирү туктатылачак. Авария очракларына һәм технологик бронь килешүе актына кертелгән җиһазлар гына эш режимында калдырылачак. Әгәр дә бурычлар өлешчә чикләү кертелгәннән соң 5 көн дәвамында бетерелмәсә, электр энергиясен куллану авария очрагына бронь дәрәҗәсенә кадәр чикләнәчәк. Бу очракта электр энергиясен бирү бурыч тулысынча капланганнан соң гына яңартылачак.
"Баулыводоканал" ЧҖҖ директоры Зөфәр Гыйниятов "Татэнергосбыт" ААҖ каршында бурычларның шәһәр халкының су кулланган өчен гаять зур күләмдә бурычлары туплану сәбәпле хасил булуын җиткерде.
Бурычларның гомуми суммасы 13 млн. сумга якын ("Уютный дом" идарәче компаниясе"нә - 8 млн. сумнан артык), "Безнең ишегалды" ширкәтенә - 2 млн. сумнан артык, шәхси секторның бурычы 2 млн. сумнан күбрәк) тәшкил итә.
Идарәче компания вәкилләре төрле оешмаларга гадәттә бер үк кешеләр бурычлы булуы турында әйттеләр, аларның кайберләренең гомуми бурычлары 300 мең сумнан артып китә. Ләкин арада 500-1500әр сум бурычлары гына булучылар да бар.
Шулай итеп, шәһәр һәм район җитәкчелеге Баулыда яшәүчеләрне әлеге мәгълүматны игътибарга алырга чакыра һәм кыска срокларда салкын һәм кайнар су, башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын (бүгенге көндә баулылыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычлары 22 млн. сумнан артыграк) кичекмәстән түләүләрен үтенә. Кызганычка каршы, катгый чаралар түләүләрне үз вакытында башкаручыларга да кагылачак, чөнки күп фатирлы йортларда кулланучыларны су системасыннан адреслы өзү мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев