Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТКХ

Фатирда... агач үсә!

Куйбышев урамындагы 10нчы йортның беренче катында яшәүче Мохтар Фәрхетдинов үз фатирында үскән чия агачының тамыры кайда булуын ачыкларга тели.

Мохтар Таҗетдин улының сүзләренә караганда, бу агач аның фатирында инде берничә ел үсә. Ул аны сындырып та караган, ләкин чия бирешмәгән: һаман үсүен дәвам иткән. Аны фатирда агач үсүе түгел, ә әлеге гаҗәеп хәлне барлыкка китергән сәбәпләр борчый.

- Нигездә һәм стенада ярык барлыкка килгәндер, агач тамыры урамдадыр, күрәсең, - ди ул.

Чынлап та, урамда, йорт янында, фатирдан нибары ике метр арада гына алмагач һәм чия агачлары үсә. Ләкин әлеге очракны тикшергән идарәче компания һәм "Жилсервис" предприятиесе белгечләре бу йортның нигезенең яхшы хәлдә булуы һәм агач берничек тә фатирга урамнан үтеп керә алмавы турында әйтәләр.

- Ваемсызлык аркасында килеп чыккан хәл бу, - дип фикер йөртәләр алар. - Бәлки, чия төше стенага эләккәндер.

Мохтар Фәтхетдиновның фатиры күптән инде ремонт күрмәгән. Быел хатыны вафат булганнан соң ялгыз калган Мохтар ага бик теләсә дә, идарәче компания аның хосусыйлаштырылган фатирында ремонт ясарга тиеш түгел. Аның каравы бу йортта 2015 елга кадәр капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев