Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яле, куып җитеп кара!

Баулы шәһәре Бөтенроссия йөгерү көненнән читтә калмады. Анда традиция буенча олысы да, кечесе дә катнашты. Ярышның уникальлелеге дә нәкъ менә шуннан гыйбарәт.

Узган шимбәдә "Нефтьче" стадионы зур кырмыска оясын хәтерләтте - бирегә әлеге массакүләм ярышларда катнашырга карар кылучылар, тамаша кылырга, көч-куәт биреп торырга теләүчеләр җыйналган иде. Чалт аяз һава торышы исә әлеге чарада катнашучыларга үз фатыйхасын биргән кебек булды.
"Милләтләр кроссы"нда катнашучыларны район һәм шәһәр җитәкчеләре сәламләделәр. Алар яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә чакырдылар, спортның начар гадәтләргә яхшы альтернатива булуын билгеләп үттеләр. Массакүләм ярышларда күпчелекне традиция буенча укучылар тәшкил итте. Оештыручылар стартка да беренчеләрдән булып аларны чакырдылар. Кросста катнашучылар өчен 500дән 2000 метрга кадәрле дистанцияләр билгеләнгән иде. Ярышларда шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары катнаш-ты. Нәтиҗәдә беренче урыннарны түбәндәге укучылар яулады: 1-4 сыйныфлар арасында - 5нче мәктәптән Настя Данилова һәм Покровский Урыстамак мәктәбеннән Родион Безенов; 5-7 сыйныфлар арасында - 6нчы мәктәптән Настя Дмитриева һәм Кызылъяр мәктәбеннән Айдар Җиһангиров; 10-11 сыйныфлар арасында - 5нче мәктәптән Резеда Масаева һәм Кызылъяр мәктәбеннән Ринат
Галиев.
Аннан соң өлкәннәргә старт бирелде. Масса-күләм ярышларда барлыгы уннан артык предприятие, оешма, авыл җирлекләре катнашты. Үз төркемнәрендә Покровский Урыстамак мәктәбеннән Ирина Алатырева, Баулы МТСыннан Руслан Хәмитов, "Татнефть-АЗС Үзәк" Баулы филиалыннан Вера Ильдерова, "Нефтестрой" предприятиесеннән Ринат Инсапов, 1нче санлы нефть һәм газ чыгару цехыннан Рөстәм Сәетгәрәев, 7нче мәктәп директоры Нәфисә Латыпова һәм агроколледждан Евгения Азимова иң яхшы нәтиҗәгә ирештеләр.
Әлеге чарада иң мөһиме җиңү түгел, әлбәттә, "Милләтләр кроссы" бердәмлекнең җиңүен күрсәтә. Оешты-ручыларның исәпләве буенча, "Милләтләр кроссы-2011" чарасында барлыгы өч меңгә якын баулылы катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев