Судьялар ярышты
13 майда Баулы шәһәренең универсаль залында Идел буе федераль округы (ПФО) судьялары мантияләрен футбол киемнәренә алыштырдылар һәм Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ПФО судьялары арасында мини-футбол буенча III турнирда катнаштылар. Ярышларда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан һәм Самара өлкәсеннән 4 команда катнашты. Татарстанның 15 уенчысы арасында Баулы шәһәр суды рәисе Салават...
13 майда Баулы шәһәренең универсаль залында Идел буе федераль округы (ПФО) судьялары мантияләрен футбол киемнәренә алыштырдылар һәм Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ПФО судьялары арасында мини-футбол буенча III турнирда катнаштылар. Ярышларда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан һәм Самара өлкәсеннән 4 команда катнашты. Татарстанның 15 уенчысы арасында Баулы шәһәр суды рәисе Салават Кашапов та бар иде, ул техник осталык күрсәтте. Барлык уйналган матчлардан соң Татарстан командасы 1нче урынга лаек булды. Ә Казаннан килгән федераль судья Искәндәр Нуруллин турнирның иң яхшы капкачысы дигән исемне яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев