Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сәләтле футболчыларны ачыкладылар

Ун көн дәвамында Баулының "Нефтьче" стадионында җанатарларның "Алга!", "Безнең мәктәп - чемпион!" кебек дәртләндергеч өндәүләре тынып тормады - биредә шәһәр һәм район мәктәпләре арасында 2013 елгы Универсиадага багышланган футбол ярышлары узды.

Яңа уку елын футбол сөюче малайлар һәм кызлар нәкъ менә шундый җитди ярыштан башладылар.
- Мондый ярышлар иң беренче чиратта балаларның сәламәтлеген ныгытырга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә, сәләтле спортчыларны ачыклый. Ә уенны уздыруның төп максаты - 2013 елда ТР IX укучылар спартакиадасында катнашачак иң яхшы футболчыларны ачыклау, - диде спорт һәм туризмны үстерү буенча бүлек начальнигы Сергей Кабаков.
Укучылар спартакиадасы республикада ике елга бер мәртәбә үтә, футбол - аның программасына кертелгән спорт төрләренең берсе. Әлеге ярышлар нәтиҗәсе буенча җыелма малайлар һәм кызлар командалары тупланачак һәм республика ярышларына әзерлек башланачак.
Футбол буенча беренче-
лектә өч яшь категория-сендә сигез мәктәп командасы, шул исәптән Александровка һәм Кызылъяр авыл мәктәпләре командалары катнашты. 1996-1997 елларда туган кызлар командалары арасында беренчелекне 6нчы мәктәп командасы яулады. 1997-1998 елларда туган малайлар арасында беренчелеккә - 3нче санлы мәктәп, ә 2001 елда туган малайлар командасы арасында 5нче санлы мәктәп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев