Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Погонлы кешеләр волейбол уйный

Узган ял көннәрендә шәһәребездә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт зонасының ведомстводан тыш сак бүлекчәләре вәкилләре булып киттеләр. Аларны Баулыда спорт очраштырды.

Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай ведомстводан тыш сак бүлекләре һәм Баулы эчке эшләр бүлеге командасы арасында волейбол буенча чемпионат үткәрү инициативасы белән безнең җирле бүлек чыкты. Чараның максаты - әлеге спорт төрен популярлаштыру һәм полиция хезмәткәрләренең имиджын күтәрү. Ярышлар Ватан сакчысы көненә багышлап үткәрелде.
Шулай итеп, 11 февральдә универсаль спорт залында биш команда арасында киеренке көрәш башланды. Ярышларга шәһәребезнең волейбол белән шөгыльләнүче өлкән сыйныф укучылары Ринат Нигъмәтуллин, Рамил Насыйбуллин һәм Лиза Эваджян судьялык иттеләр. Алар үз бурычларын җиренә җиткереп башкардылар - профессиональлек, таләпчәнлек күрсәттеләр, уенчылар аларның таләпләренә берсүзсез буйсындылар.
Чемпионатның нәтиҗәләре түбәндәгечә: өченче урында бөгелмәлеләр, баулылылар "көмеш" призёрлар булдылар, Әлмәт командасы исә хаклы рәвештә төп җиңүче дип табылды. Җиңүчеләргә кубоклар һәм дипломнар тапшырылды.

Баулы эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев