Камилә Вәлиева Европа чемпионатында кыска программада дөнья рекордын куйды
Фигуралы шуу остасы 2021 елгы Россия Гран-прида үзе яулаган казанышын узып китте.
Таллинда уза торган фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында россияле Камилә Вәлиева кыска программада баллар буенча яңа дөнья рекорды куйды, дип хәбәр итә РИА Новости.
Ул үз прокаты өчен 90,45 балл алды. Фигуралы шуу остасы 2021 елгы Россия Гран-прида үзе яулаган (87,42) казанышын узып китте.
Икенче урында бельгияле Луна Хендрикс (76,25 балл), өченче урында — Россия вәкиле Александра Трусова (75,13) һәм дүртенчедә Анна Щербакова (69,05) булды.
Ирекле программаны хатын-кызлар шимбә көнне, 15 гыйнварда, тәкъдим итәчәк.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев