Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җилдәй җитез машиналар ярышты

ДАИ-ЮХИДИның 75 һәм Укучылар йортының 55 еллыгына багышлап Баулы шәһәре беренчелегенә картинг буенча ачык ярышлар үткәрелде.

Соңгы вакытта картинг спорты төрле яшьтәге кешеләр арасында популярлык казана бара. Бу гаҗәеп мавыктыргыч һәм азартлы спорт уены команданың бердәмлеген арттыра һәм трекны җилдәй җитез узып, тизлекнең һәм адреналинның нәрсә икәнлеген татыган кешеләрне бик тиз әсир итә. Анда барысы да - моторлар үкерүе дә, тизлек тә, текә виражлар да бар.
Ярышларда респуб-ликаның һәм күрше Башкортстанның төрле шәһәрләреннән җыелган җиде команда катнашты. Баулы командасы составында 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге узышчылар чыгыш ясады.
Командалар зачётында беренче урынны "Ялкын" (Сарман авылы) картинг клубы, икенче һәм өченче урыннарны "Профессионал" (Лениногорск шәһәре) һәм "Аккош" (Урыссу бистәсе) картинг клублары яулады. Үз классларында беренче урыннарга Н.Хисамов (Октябрьский шәһәре), А.Әюпов (Сарман авылы), М.Кәшәфетдинов (Урыссу бистәсе) һәм С.Гомза (Лениногорск шәһәре) лаек булдылар.
Спорт бәйрәме Октябрь мәйданында алты сәгать буе дәвам итте. Моторлар гөрелдәве тынуга, күрше йортлардагы әбиләр җиңел сулап куйганнардыр, ә тамашачылар исә, ярышлардан кабатланмас тәэсирләр алып һәм җилдәй җитез машиналар руле артында утыручылардан беркадәр көнләшеп, өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев