Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ИҢ КҮП БҮЛӘК –Баулы көрәшчеләрендә

Шимбә көнне универсаль спорт залында милли көрәш буенча Баулы муниципаль районы башлыгы призына ачык беренчелек булды.

Әлеге ярышлар шәһәребездә, традиция буенча, 1997 елдан бирле үткәрелеп килә. Монысы - 14нче тапкыр. Аларда баулылылар гына түгел, ә шулай ук Башкортстанның, Оренбург өлкәсенең якын-тирә шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче спортчылар да катнаша. Мәсәлән, бу юлы да турнирда Богырыслан, Ютазы, Октябрьский, Лениногорск көрәшчеләре белән очраштык. Баулылылар исә 4 команда тәкъдим иттеләр. Болар - Баулы шәһәре һәм Исергәп, Потап-Томбарлы, Алексеевка авыллары командалары. Турнирда барлыгы төрле яшьләрдәге 70тән артык ир-ат катнашты.
Ярышларны Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин ачты:
- Сезнең барыгызга да ярышларны имгәнүләрсез төгәлләвегезне телим, иң көчлеләр җиңсен, - дип билгеләп үтте ул үзенең сәламләү чыгышында. Ярышларны ачу тантанасында, традиция буенча, Россия һәм Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Милли киемнәрдәге кызлар барлык кунакларны һәм катнашучыларны чәк-чәк белән сыйладылар.
Көрәш ике келәмдә барлыгы 14 үлчәү категориясендә алып барылды. Судьялар коллегиясе, кагыйдә бозуларга юл куймау өчен, актив күзәтчелек итте. Шунысы куанычлы, төрле үлчәү категорияләрендә, нигездә, безнең шәһәребез һәм районыбыз егетләре җиңүгә ирештеләр.
Малайлар арасында үз үлчәү категорияләрендә түбәндәгеләр беренче урыннарга лаек булдылар: Вадим Герасимов (Потап-Томбарлы), Айдар Гарифуллин (Исергәп), Константин Дегтярёв (Потап-Томбарлы), Илфар Насыйбуллин (Исергәп), Айрат Насыйров (Ютазы). Яшүсмерләр арасында Рөстәм Әхмәтҗанов (Баулы), Вадим Козлов (Потап-Томбарлы), Станислав Герасимов (Потап-Томбарлы), Фидаил Галиев (Баулы) көрәштә батырлар булуларын расладылар. Өлкәннәр арасында иң көчлеләр булып 60 килограммга кадәр үлчәү категориясендә - Станислав Герасимов (Потап-Томбарлы), 70 килограммга кадәр - Валерий Ягушев (Баулы), 80 килограммга кадәр - Рөстәм Миңнуллин (Баулы), 90 килограммга кадәр Дмитрий Ишбулдин (Баулы) танылды. 90 килограмнан артыграк үлчәүдәге пәһлеваннар арасында Баулыдан Фәнис Салаватов җиңү яулады.
Абсолют батыр исеменә Баулы шәһәреннән Дмитрий Ишбулдин лаек булды. Призлы урыннарны яулаган көрәшчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды, ә абсолют батыр, традиция буенча, тәкә белән бүләкләнде. Яшүсмерләр командалары арасында - Потап-Томбарлы авылы җыелма командасы (тренеры Михаил Маркелов), ир-атлар арасында Баулы шәһәре командасы беренче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев