Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хәрбиләр шулай үсә

Укучылар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ачык республика ярышлары оешкан төстә һәм күтәренке рухта үтте.

Узган атнада шәһәребезгә республиканың төрле почмакларыннан укучылар командалары җыелды. Аларны Татарстанның иң ерак районнарының берсенә килергә нәрсә мәҗбүр итте диясезме? Баулының "Карлыгач" ял-сәламәтләндерү учреждениесе базасында бу көннәрдә укучылар арасында "Илебезне сакларга әзерләнәбез!" дип исемләнгән хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ачык республика ярышлары узды.
Быел укучылар йорты 5нче мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Равил Ибраһимов белән берлектә Баулыда укучылар арасында хәрби уеннар уздыру турында Положение төзегән һәм аны ярышларның оештыру комитетына тәкъдим иткән. Тәкъдимне хуплаганнар һәм нәтиҗәдә Баулы җирендә укучылар арасында беренче мәртәбә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ачык республика ярышлары үтте. Укучылар йорты директоры Галина Ананьева әйтүенчә, уеннар укучыларда хәрби хезмәткә кызыксыну уяту, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, хәрби-патриотик тәрбиянең ролен арттыру максаты белән оештырыла. Положение буенча, ярышларда катнашучы командалар бишәр кешедән торырга һәм 5-8 һәм 9-11 сыйныф укучыларыннан тупланырга тиеш иде. Уеннарда катнашуга сигез команда заявка биргән, алар арасында Тәтеш, Буа, Байлар Сабасы, Тукай, Чистай районнары командалары бар иде. Баулы районыннан чарада өч команда катнашты - икесе 5нче мәктәптән, берсе - Яңа Чүтедән.
Беренче көнне командаларның җитәкчеләре өчен өстәмә белем бирү системасында патриотик тәрбия бирүнең торышын һәм үсеш юлларын мониторинглау буенча семинар узды. Икенче көнне Универсаль спорт залында ярышларны ачу тантанасы булды, анда район башлыгының урынбасары М.Хәсиятуллин, районның хәрби комиссары И.Халитов катнаштылар.
Булачак Ватан сакчылары иң беренче мини-футбол, пляж волейболы һәм эстафетадан торган ярышта көчләрен сынадылар. Аннары укучылар ут чиген уздылар - Калашников автоматын сүтеп-җыюда, противогаз киюдә, мишеньга атуда ярыштылар.
- Минем өчен пневматик винтовкадан ату бераз кыенрак булды, чөнки корал "киреләнде". Аннан соң противогаз кигәч җыерчык калды. Дулкынландым (елмая). Аның каравы автоматны 27 секунд эчендә сүтеп җыйдым. Мондый ярышларда катнашу бик ошый. Минем фикеремчә, булачак Ватан сакчыларының хәрби шартлар белән алдан ук танышулары бик яхшы. Мин кадет сыйныфында белем алам, дүртенче ел инде "Патриот" клубында шөгыльләнәм һәм моның белән горурланам. Без барыбыз да зур, җаваплы адымга - хәрби хезмәткә әзерләнәбез - холкыбыз чыныга, төрле күнекмәләр алабыз. Кәефебез күтәренке, ярышларда баулылылар оттырмас дип уйлыйбыз, - дип сөйләп узды 5нче мәктәпнең "Патриот" командасы егете Рөстәм Абдуллин.
Әлеге команданың башка егетләре - Фәрхәт Садыйков, Равил Әхмәтов, Артем Звягинцев, Эмиль Насыйбуллин, Илдар Нәбиев тә аның белән килешүләрен белдерделәр.
Өченче көнне командалар спорт туризмында көчләрен сынады, әлеге этап җиңелләрдән булмаса да кызыклы иде. Тауга күтәрелү, бәлага эләгү турында сигнал бирү һәм башка биремнәр нәтиҗәсе командаларның бердәмлегенә бәйле булды. Берсе дә сынатмады - бернинди тоткарлыкларсыз, яхшы кәеф белән башкарып чыктылар.
Уен нәтиҗәләре буенча өлкән төркемдә беренчелекне Баулының 5нче мәктәп командасы яулады. Икенче урынга буалылар, өченчегә - тәтешлеләр лаек булды. Урта төркемдә җиңүгә шулай ук 5нче мәктәп иреште, икенче урынга Чистай, өченчегә Тукай районнары лаек булды. Җиңүчеләргә футбол һәм волейбол туплары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бер генә команда да грамотасыз калмады, чөнки аларның һәрберсе нинди дә булса бәйгедә өлгерлек күрсәтте.
Ярышта катнашучылар өч көн буена киеренке, әмма күңелле тормыш белән яшәделәр. Балалар өчен ярышлар гына түгел, тренинглар, иҗади конкурслар, дискотека да оештырылды. Бу чара алар өчен файдалы булыр һәм Баулыда уздырган көннәр күңелләрендә озак сакланыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев