Баулыларны чаңгы юлына чакыралар
14 март көнне 8.30 сәгатьтә Баулы шәһәрендә "ТРЕХГОРКА" дип исемләнгән чаңгы узышы узачак. Анда 14 яшьтән һәм өлкәнрәк спортчылар, чаңгы сөючеләр катнаша ала.
Дистанция 10 км яки 20 км - сайлау буенча.
Оештыручылар аңлатканча, йөгереш вакытка түгел, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмый. Финишта теркәлгән катнашучыларны файдалы десерт һәм кайнар чәй көтә. Старт башында @alina_boginia Витграсс согы белән сыйлаячак.
Төп шарт - түбәндәге сылтама буенча теркәлергә:
https://vk.com/trehgorka2020
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев