Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Спорт

Баулылар кышкы “ГТО” фестивалендә катнашканнар

Баулыда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең район мәгариф учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары арасында беренче этабы узган.

Чарада мәгариф бүлеге, җиде шәһәр һәм Александровка, Алексеевск, Исергәп, Поповка, Кызылъяр һәм Покров-Урыстамак мәктәпләре коллективлары катнашкан. Катнашучылар чаңгыда йөгерүдә ярышканнар, эскәмиядә аягүрә басып алга таба авышу күнегүен ясаганнар, электрон коралдан атканнар.

Нәтиҗәдә, беренче урыннарны шәһәрнең 5нче мәктәбе һәм Кызылъяр мәктәбе коллективлары яулаган. Җиңүчеләрне һәм призёрларны ГТО тест үзәге грамоталары белән бүләкләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев