Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулыда шахмат турниры башланды

Бүген Баулының 1нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә регионара XXIII нче традицион шахмат турниры ачылды.

Чара атаклы спортчы, халыкара шахмат һәм шашка буенча спорт мастеры, атказанган тренер Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә багышланды. Хуҗалардан тыш тагын Әлмәт, Актаныш, Бөгелмә, Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лениногорск, Октябрьский, Кукмарадан 140 тан артык шахмат сөюче җыелды. Уеннар 3 залда, 30 өстәлдә, ике турнирда 1998-2003 , 2004нче елгы һәм кечкенәрәкләр өчен яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып 2 көн дәвамында үткәреләчәк.

Оештырылган уеннарның иганәчеләре Татарстан Шахмат федерациясе һәм "Татнефть" идарәсенең профсоюз оешмалары.

- Бу юлы бәйгенең приз фонды 80 мең тәшкил итә, - диде уеннарны оештыручы һәм бәйгенең баш хөкемдары Николай Коротаев. Ул яшь шахматчыларга уңышлар теләде.

Яр Чаллы шәһәреннән ике кызын - Алия һәм Наиләне алып килгән Айдар Нуриев шахмат уеннарының бары тик уңай якларын гына күрәм, ди. Аның сүзенчә, кызлар шахмат уйный башлагач, алар укуда да, тормышта үз-үзләрен тотышларында да яхшы якка үзгәрешләр барлыкка килгән. Моннан тыш кызлар тагын үз шәһәрләрендәге сәнгать мәктәбендә дә белем алырга өлгерәләр икән.

Түбән Кама шәһәреннән Рәсилә Шәйдуллина да Баулыга 5 ел рәттән оныгы Әмир белән килә.

- Килгән саен шәһәрнең матурлыгына сокланабыз, шахмат уеннарының оештыру осталыгына, остаз-тренерларга һәм хөкемдарларга рәхмәтебезне җиткерәбез,- ди.

Шахмат уеннарының барышы һәм турнир нәтиҗәләре белән соңрак "Хезмәткә дан" сайты аша белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев