Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы хоккейчылары өченче урында

Бүген Баулыда 2003 елгы малайлар арасында алкалы хоккей буенча ТР беренчелеге зона ярышларының беренче этабы төгәлләнде.

Ярышлар дүрт көн дәвамында "Девон" боз сараенда барды. Анда Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кама Аланы һәм Чирмешәннән яшь хоккейчылар командалары көч сынаштылар.

Алдагы көннәрдә баулылылар Кама Аланы (9:1), Зәй (2:1), Чирмешән (2:4) командалары белән очраштылар.

Нәтиҗәдә беренче урынга Чирмешәннән "Стальные совы" командасы лаек булды. Бүген баулылылар һәм бөгелмәлеләр арасында икенче һәм өченче урыннар өчен киеренке көрәш барды. Нәтиҗәдә, Бөгелмәнең "Арслан" командасы 6:2 исәбе белән икенче урынны, Баулы хоккейчылары өченче урынны яуладылар.

Баулы "Девон" командасыннан Алексей Кульгутин һәм Владимир Стекольщиков иң яхшы уенчылар дип табылдылар.

Айгөл Идиятуллина фотосы, "Хезмәткә дан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев