Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Спорт

Баулыда мөхтәсибәт кубогына мини-футбол ярышлары үтә

Бүген Баулының универсаль спорт залында район мөхтәсибәте кубогына мини-футбол ярышлары уза.

Уенда катнашу өчен районның авыл җирлекләреннән, Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләреннән ун команда килде. 

Баулы җирлегендә район мөхтәсибәте кубогына мини-футбол ярышлары 2016нчы елдан алып һәр ел саен үткәрелә. Быел да искәрмә түгел. Мини-футбол уеннарына җыелган спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, районның имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов, спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Илмир Сабиров сәламләделәр.

 

- Бүгенге уеннарда төрле милләттән булган спортчылар катнаша. Без дус-тату яшәүне алга куябыз, - диде Әнвәр хәзрәт Хәмитов. - Уеннар барышында яшьләр аралаша, дуслаша. Мондый уеннарның мөһимлеге дә шунда.

 

- Без ел саен ярышларга килергә тырышабыз, - дип сөйләде Октябрьский командасы өчен уйнаучы Айнур Сәйфуллин. - Уеннар һәрвакыт җанлы, кызык үтә. Уеннар барышында аралашабыз, дуслашабыз.

 

- Мини-футбол ярышларын һәр елны көтеп алам, - дип дәвам итте Эдуард Мөхәммәтҗанов та. - Мин үзем бокс белән шөгыльләнәм, шулай да футболны да үз итәм.

 

Мини-футбол ярышларының барышы һәм нәтиҗәсе хакында Баулы телевидениесендә тулырак карарга мөмкин.

 

 

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев