Баулы көрәшчесе беренче урын алган
Түбән Кама шәһәренең “Шинник” спорт комплексында ТР һәм РФ халык артисты, күренекле җырчы Илһам Шакиров истәлегенә IV республика яшьләр турниры булган.
Чарада Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашкан. Ул ярышларның спортны үстерү һәм күренекле шәхесләр истәлеген саклау буенча әһәмиятен ассызыклаган.

Ярышларда төрле төбәкләрдән килгән көрәшчеләр бил алышкан. 2нче санлы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче, Кызылъяр мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Камил Ганиев үз авырлык категориясендә беренче урынга лаек булган. Яшь көрәшченең тренеры – Илдар Фатыйхов.
Фото: Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев