Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы көрәшчеләре тагын җиңеп кайткан

Баулы районының Илдар Фатыйхов һәм Илмир Сабиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләре Әлмәттә узган ярышларда призлы урыннар алганнар.

Әлмәт районында яшьләр арасында Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре, Татарстанның атказанган тренеры Илгизәр Димеев истәлегенә көрәш ярышы үткәрелгән. Бу хакта Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге хәбәр итә.

Турнирда 5 районнан 18 үлчәү авырлыгында 152 көрәшче катнашкан. Баулы районы данын Баулы һәм Кызылъяр көрәшчеләре яклаган, тренерлары – Илмир Сабиров һәм Илдар Фатыйхов. Баулы укучылары бу юлы да сынатмаганнар. Киеренке көрәш барышында, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр: Камил Ганиев, Илдар Низамов, Айзат һәм Азамат Газыевлар 1 нче урынга лаек булган. Радмир Мөхәммәтгәрәев һәм Артём Заврикиди 2 нче урын алган.

Фото: Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев