Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Спорт

Баулы көрәшчеләре призлы урыннар алган

Илдар Фатыйхов җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр Азнакай шәһәрендә көрәш буенча республика турнирында катнашкан.

Азнакай шәһәрендә  татар-башкорт көрәше буенча республика турниры узган. Анда Азнакай, Әлмәт, Актаныш Баулы, Зәй, Мөслим һәм башка районнардан килгән яшүсмерләр бил көрәшкән. Көрәшчеләр өч яшь төркемендә (2004 елгы яшүсмерләр һәм кечерәкләр, 2007 елгы һәм кечерәкләр, 2011 елгы һәм кечерәкләр) 9 авырлык категориясендә бил алышкан.
Баулының 2 нче спорт мәктәбе көрәшчеләре — Кызылъяр мәктәбе укучылары уңышка ирешкәннәр. Үз авырлык категорияләрендә Рамазан Камалетдинов — икенче, Ислам Ганиев өченче урын алган. Яшь көрәшчеләрнең тренеры — Илдар Фатыйхов.

Фото: Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ