Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулы көрәшчеләре күрше төбәктә призлы урыннар алган

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә көрәш буенча Туймазы районы ачык беренчелеге узган. Анда катнашкан Баулы көрәшчеләренең барысы да уңышка ирешкән.

Күше төбәктә узган көрәш турниры Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре Рафаэль Хисмәтуллин истәлегенә оештырылган. Анда 70тән артык яшь көрәшче бил алышкан. Татарстан данын яклаган ике команданың берсе – Баулы районы Кызылъяр авылы командасы.
Кызылъяр мәктәбендә физкультура укытучысы Илдар Фатыхов җитәкчелегендә көрәш секциясе эшләп килә. Яшь көрәшчеләр, төрле дәрәҗәдәге ярышларда даими катнашып, уңышларга ирешеп торалар. Туймазыда узган турнирда да сынатмаганнар: ярышка барган 12 көрәшченең барысы да үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар алган. 
Ислам Ганиев, Айзат Газымов, Илфат Хәлимов, Илдар Низамов, Рамазан Мөхәммәтгәрәев беренче урынга лаек булганнар.
Камил Ганиев, Данис Нәҗмиев, Рамазан Камалетдинов, Азамат Газымов, Артур Хаҗиәхмәтов, Азамат Габдурахманов икенче урын алганнар.
Данис Гыйләҗев өченче урынга ирешкән.
Яшь көрәшчеләрнең тренеры – Илдар Фатыхов.
Фото: Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге архивы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев