Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Алтын-көмеш яулыйлар

Төрле ярышларда дан яулаучы спортчылар, спорт берләшмәләре районыбызда байтак. Шуларның берсе - бокс буенча ДОСААФ-Укучылар мәктәбе командасы. Авыл мәктәпләре укучыларыннан чагыштырмача күптән түгел генә төзелгән команда инде яхшы гына нәтиҗәләргә иреште.

Июнь башында Богырысланда узган ярышта Исергәптән Наил Сәлимов беренче, ә Кызылъяр малае Руслан Җамалетдинов икенче урынны алган. Шунысын әйтергә кирәк, Наил инде өченче тапкыр пьедесталның иң югары баскычына менде, моңарчы ул "Шифа" клубы призына ярышларда, ә аннары Азнакай шәһәрендә җиңү яулаган. Клуб эшләгән дәвердә тренер Фәрит Галиуллинның укучылары барлыгы 5 алтын, 21 көмеш медаль алганнар. Беренче урыннарга Александровкадан Дмитрий Царев һәм Кызылъярдан Булат Хәнипов ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев